Gmail Takvim Dokümanlar Reader Web diğer »
Son Ziyaret Edilen Gruplar | Yardım | Oturum açın
Google Grupları Giriş
Прокурор кисәтүе
Şu anda bu grupta ilk sırada gösterilen çok fazla sayıda konu var. Bu konuyu ilk sırada göstermek istiyorsanız, bu seçeneği başka bir konudan kaldırmalısınız.
Talebiniz işlenirken bir hata oluştu. Lütfen tekrar deneyin.
bayrak
  1 ileti - Tümünü daralt  -  Tümünü şu dile çevir: Çeviri (Tüm orijinalleri görüntüle)
İleti gönderdiğiniz grup bir Usenet grubudur. Bu gruba ileti gönderdiğinizde İnternetteki herkes e-posta adresinizi görecektir.
Yanıt iletiniz gönderilmedi.
Yayınınız yöneticiler tarafından onaylandıktan sonra görüntülenecek
 
Gönderen:
Kime:
Cc:
İzleyen:
Cc Ekle | İzleyen Ekle | Konuyu Düzenle
Konu:
Doğrulama:
Doğrulama amacıyla, lütfen aşağıdaki resimde gördüğünüz karakterleri veya erişilebilirlik simgesini tıkladığınızda duyduğunuz rakamları yazın. Dinleyin ve duyduğunuz sayıları girin
 
Säğit Xäyri  
Profili göster   Şu dile çevir: Çeviri (Orijinali Görüntüle)
 Diğer seçenekler 27 Ekim, 23:47
Kimden: Säğit Xäyri <segit.he...@gmail.com>
Tarih: Tue, 27 Oct 2009 23:47:26 +0200
Yerel: Salı 27 Ekim 2009 23:47
Konu: Прокурор кисәтүе

"Azatlıq" radiosı

15.10.2009Прокурор кисәтүе хокукый яктан нигезсез гафиулла газиз

http://www.azatliq.org/content/article/1852662.html

ЧАЛЛЫ МӘХКӘМӘСЕ КАЗЫЕ РӘШИТ КАШАПОВ “ЧАЛЛЫ ЯШЬЛӘРЕ” ГАЗЕТЫ МӨХӘРРИРЕ ДАМИР
ШӘЙХЕТДИНГӘ КАРАТА ПРОКУРОР КИСӘТҮЕНӘ ШУНДЫЙ БӘЯ БИРДЕ.
Быелның гыйнвар аенда Чаллы прокуратурасы “Безнең юл” һәм “Чаллы яшьләре”
газетлары мөхәррире Дамир Шәйхетдингә карата җинаять эше ача. Бу әлеге
газетларда экстремистик дип саналган язмалар бастыру белән бәйле. Шушы
җинаять эше барган бервакытта Чаллы прокуроры Александр Евграфов Дамир
Шәйхетдингә язма рәвештә кисәтү ясауны да кирәк таба. Алга таба газетларда
экстремистик материалларны бастырмауны, бастырган очракта җаваплылык турында
була ул кисәтү.

"Җинаять эше ачылгач, кисәтү ясау канунсыз", дип саный Дамир Шәйхетдин. Ул
мәхкәмәгә язган аңлатмасында болай ди: “Бу - җинаятьче, кеше үтергәннән соң,
аңа кеше үтерергә ярамаганлыгы хакында кисәтү ясауга тиң. Прокурорның
“Безнең юл” газеты буенча кисәтүен мәхкәмә канунсыз, дип тапты. Ә менә
“Чаллы яшьләре”нә булган кисәтүне инде башка казый карады һәм кисәтүне
хаклы, дип тапты.”

Дамир әфәнде гаризасы буенча “Кисәтү эше” Татарстан Югары мәхкәмәсендә
карала. Казан эшне кабат карау өчен Чаллыга кире җибәрә. Прокурор кисәтүе
шушы көннәрдә генә Чаллы мәхкәмәсендә каралды. Казый Рәшит Кашапов прокурор
кисәтүен “хокукый яктан нигезсез”, дигән карар чыгарды.

Бу уңайдан,”Мин эшемне дөрес башкарганмын, мәхкәмә моны раслады. Алга таба
да эшләргә нигез бар”, диде “Азатлык”ка Дамир Шәйхетдин.

Кануннар репрессия өчен, милли хәрәкәткә каршы кабул ителә. Чаллыда чыгучы
“Азатлык” газеты баш мөхәррире Тәлгать Әхмәдишин шундый фикердә. Ул Дамир
Шәйхетдинне рухи яктан яклау өчен мәхкәмәгә килгән.

"Бу кисәтү бернинди мантыйкка сыймый. 1926 елда СССРда контрреволюциягә
каршы канун кабул итәләр. Аны берничә елдан СССР халыкларына каршы
репрессиядә кулланалар. 2002 елда Русиядә “Экстремизмга каршы көрәш” турында
канун кабул итәләр. Шуннан соң менә татар милли хәрәкәтенә, аның матбугатына
басым бара.

Прокурорның кисәтүе Дамир Шәйхетдинне гаепле итүгә, аны төрмәгә якынайта.
Ярый әле, аз булса да гадел казыйлар, хөкемдарлар бар. Дамир Шәйхетдин эшен
мәхкәмәгә җиткермәү өчен бөтен көчне куярга кирәк”, ди “Азатлык” татар
яшьләре берлегенең элекке рәисе Тәлгать Әхмәдишин.

Быелның сентябрь аенда Чаллы мәхкәмәсе “Петр I-нең яшерен васыяте”н
экстремистик язма дип бәяләде. Дамир Шәйхетдин әлеге язманы 2008 елда үзенең
газетында бастырган булган. Мәхкәмә барышында прокурор вәкиле шушы язманы
“эш”кә теркәтә алды. Хәзер,прокуратура,мәхкәмә карары белән риза булмаса,
кабат Казанга мөрәҗәгать итә ала.
------------------------------
Азатлык Радиосы © 2009 RFE/RL, Inc. | Бар хокуклар сакланган

--
Tatar Press
http://sagit.hayri.googlepages.com/


    Yanıtla    Yazarı yanıtla    Yönlendir  
İleti gönderebilmek için önce Oturum açmalısınız.
İleti gönderebilmek için önce bu gruba katılmalısınız.
İletinizi göndermeden önce lütfen abonelik ayarları sayfasında rumuzunuzu güncelleyin.
İleti göndermek için gerekli izne sahip değilsiniz.
İletilerin sonu
« Tartışmalara Dön « Daha yeni konu     Daha eski konu »

Grup oluştur - Google Grupları - Google Ana Sayfa - Hizmet Şartları - Gizlilik Politikası
©2009 Google