http://www.mtss.ru/forum/viewtopic.php?t=3272
По посьбе М.Миначева помещаю на форуме ответ Ф. Байрамовой, поскольку не он
сам, ни Ф.Байрамова не смогли поместить на форуме радио "Азатлык", в
рубрике: кем хыянэтче, кем кахарман?"
Искэндэр Гыйлэжевка жавап
Искэндэр эфэнде, язмаларыгызда гел минем исем <<кире>> яктан искэ алынганга
курэ, мин дэ кайбер сорауларыгызга жавап биреп утим эле.
Эйе, хич шик юк, хэзергэ сез <<Идел-Урал>> легионы буенча татарлар арасында ин
куп эшлэгэн хэм материал туплаган кеше. Эмма сезнен бу эшчэнлегегез иске
идеялэрне раслау очен сарыф ителэ, ягъни, материал яна, э фикер - иске,
советчыл, органнар кунеленэ муафыйкъ килерлек. Сез бу легионер татар ирлэрен
китабыгызнын башында ук <<коллаборационистлар>> дип атыйсыз, ягъни, дошман
белэн хезмэттэшлек итучелэр. Э дошман белэн хезмэттэшлек итучелэр, топтэнрэк
карасан, шушы Россиядэ яшэуче татарлар бит, алар узлэренен дэулэтлэрен юк
иткэн миллэт хэм дэулэткэ хезмэт итэлэр! Мин Икенче донья сугышы вакытында
Германия ягында сугышкан легионер татарларны <<дошман белэн хезмэттэшлек
итучелэр>> дип бэялэмим, э форсаттан файдаланып, миллэтебезне азатлыкка алып
чыгарга тырышучылар, дип атыйм.
Сез мине хаман <<Гариф Солтан сузлэренэ генэ ышанып яза>> дип тэнкыйтьлисез, э
ни очен мин анна ышанмаска тиеш? Ул шушы вакыйгаларнын эчендэ кайнаган кеше,
зур галим-хокукчы, милли сэясэтче, гомер иткэн акыл иясе - ни очен мин ана
ышанмаска тиеш? Аннан, Гариф абый узен тарих алдында бизэп курсэтугэ хич
мохтаж тугел, эгэр ул андый вак кеше булса, <<азатлык>>та эшлэгэндэ ук шушы
юнэлештэ булыр иде, э ул бары тик миллэт очен эшлэде!
Мин <<Идел-Урал>> легионы турында язганда, башка чыганакларга да таянам, сез
моны яхшы белэсез. Эле 1990 елнын маенда ук мин Мюнхен шэхэрендэ булып, ул
вакытта исэн булган легионерларнын кайберлэрен куреп, шактый материал алып
кайткан идем. Эмма мин аларны доньяга чыгармадым, чонки миллэт эле мона эзер
тугел идее. Хэзер дэ эзер тугел, шуна курэ мин Жэлил турында язмыйм. Миндэ
буген дэ Энвэр Галим, Шихап Нигъмэти хэм башкаларнын бух акта язганнары бар,
алар уз вакытларын котэ.
Сез мине Грайфсвальд корылтае турында рус телендэ бары тик интернета гына
донья кургэн мэкалэм очен <<Звезда Поволжья>> газетасында саннан-санга
кучэ-кучэ, бии-бии тападыгыз, минем бу язмам ул газетада басылып чыкмаган
идее бит, нигэ анда таладыгыз? Сез узегезне Татарстан КГБсы белэн бу темада
яхшы эшлэвегезне язган идегез, алар куштымы мине <<Звезда Поволжья>>
газетасында шулай тетэргэ? Галимнэр арасында мондый хэл ин зур эдэпсезлек
дип санала, чонки хэркемнен уз фикере бар хэм ул ревизия ясауга мохтаж
тугел. Мин дэ сезнен <<Легион <<Идел-Урал>> китабыгызда бик куп ялгышлар таптым
, эмма аны халыкка чыгарып селкуне кирэк тапмадым, бигрэк тэ - урыслар
алдында. Миндэ, нигездэ, русчага тэржемэ сэбэпле , хэреф хаталары кубрэк
булса, сездэ МЭГЪНЭ хаталары тулып ята, тарихи тогэлсезлеклэр дэ бар. Эйтик,
сез Зэки Вэлидине Икенче донья сугышы вакытында Германиядэ булмаган, дип
язасыз, э ул 1942-1943 елларда анда булган, бух акта мэгълумат алу очен
торекчэ китапларны ачып карау да житэ иде. Китабыгызда шулай ук Эхмэт Тимер,
Шэфи Алмаз, фон Менде турында да тогэлсезлеклэр бар. Э <<Тукай маршы>>нын
авторы дип Захид Хабибуллины курсэтуегез, гомумэн, зур наданлык, чонки
соныннан <<Идел-Урал>> легионынын маршы булып киткэн <<Тукай маршы>>нын авторы -
Захидулла Яруллин, ул легендар Фэрит Яруллин хэм Мирсэет Ярулиннарнын этисе!
Сез хаман <<Гитлер татарларга дэулэт бирми иде>> дип тэкърарлыйсыз, э сез аны
кайдан белэсез, нэрсэ, Гитлер шулай дип язып калдырганмыни? Аннан, Германия
бит эле ул Гитлер гына дигэн суз тугел! Алманнарнын татарларга мостэкыйль
дэулэт биру идеясе Беренче донья сугышы вакытында ук була, сонгы сугышта ул
устерелэ генэ. Татарларны Кончыгыш фронтка сугышырга жибэрмэулэренен топ
сэбэбе мифик яшерен оешмалар тугел, э татарларга карата хэерхак булган алман
генераллары хэм фон Менде кебек галимнэре була! Эгэр алманнар татарларга
ышанмаган булсалар, бер батальон урыс ягына чыгуга /эле чыкканмы-юкмы?/ яки
жэлилчелэр эшеннэн сон ботен татар легионын концлагерьларга озаткан булырлар
иде. Алманнар татарларга ышанычлы СОЮЗНИКЛАР итеп караганнар, нигэ сез бу
нэрсэдэн куркасыз хэм ояласыз хэм гел акланасыз? Грайфсвальд корылтаенда да
атна буе суз бары тик ТАТАРНЫН БЭЙСЕЗ ДЭУЛЭТЕН тозу турында барган, сез аны
бик яхшы белэсез бит!
Сез Гариф абый турында <<бэхетсез кеше>> дип ялгыш уйлыйсыз, ул бэхетсез
тугел! Э менэ монда кол патриотизмы белэн тэмам агуланып, узенен беткэнен дэ
белмичэ калган татарлар чын бэхетсезлэр! Гариф абый гомер буе халкын империя
коллыгыннан азат иту очен корэшкэн, кулыннан килгэннен барысын да эшлэгэн,
анын бу мэсьэлэдэ Аллах алдында да, миллэт алдында да йозе ак! Сез аны
миллэт барыбер танымады, дисез, э миллэт буген кемне таный сон? Хэтта Гаяз
Исхакый да 90нчы елларга хэтле <<халык дошманы>>, <<сатлыкжан>> булып йорде, ул
вакытта миллэт кайда иде? Халык тану очен куп вакыт <<остэн кушканны>> котэ, э
Гариф абыйны остэн танырга кушмыйлар.
Сезнен <<Муса Жэлилнен батырлыгы очен татар халкын соргенгэ сормэгэннэр>>
дигэн фикерегез дэ тамырдан ялгыш, чонки миллэтлэрне соргенгэ соргэн чакта
Жэлил эле узе дэ <<сатлыкжан>> булып исэплэнэ иде.
Алай да, Искэндэр эфэнде, сез бер нэрсэдэ хаклы - сез монстр тугел, сез -
татар зыялысы, эмма татар легионерлары темасына читтэн берэу башка фикер
белэн килеп керсэ, анын остенэ сезне остерэлэр. Сез бит заманында Пугачев
яуларын ойрэнгэн галим, сезнен кандидатлык темагыз да, ялгышмасам, 18
гасырдагы крестьян чуалышлары темасы иде. Эмма сез анда да халкыбызнын
кахарман улы Батыршанын батырлыгын тубэнэйтеп язарга жай тапкан идегез,
чонки империя очен Батырша - явызлык символы иде... Сез алар артыннан
бармагыз, Искэндэр эфэнде, хаклык артыннан барыгыз, бары тик милли
мэнфэгатьлэрдэн чыгып эш итегез, шул чагында сез дэ халыкнын соеклесенэ
эйлэнерсез, иншаллах!
Фэузия Бэйрэмова,
Татар халкынын Милли Мэжлес рэисе.
2009 ел, 24 июнь.