Мин татарның Кол Шәрифе, Сөембикәсе hәм башка каhарманнары белөн дә
горурланам. Аларның әлбиттә хаталары да булгандыр, ләкин гомерләрендә
эшләгән төп гәмәлләре өчен алар татардан иң зур ихтирам көтергә лаеклар...
Мин үзем галим дә шагыйрь да түгелмен. Тик бәләкәйдөн күңелемә шигри юллар
килә. Милләттәшләремне ике шигырем белән таныштырырга иде. Аларның беренчесе
узган гасырның 90 -чы еллар башларында милли яңарыш вакытында, икенчесе
21-че гасыр башында, милли төшенкелек вакытында язылды. Шигырьларда
кытыршылыклар булса гафү итегез.
http://www.azatliq.org/content/article/1848646.html
Т А Т А Р Г А.
Татар булса йөрәгең,
Ислам булса терәгең,
Идел-Урал- төягең,
Милләтеңне онытма,
Хәтереңне суытма,
Тамырыңны корытма!
Кылган эшең хак булыр,
Намусың да пакъ булыр,
Үткән юлың ак булыр,
Онытмасаң телеңне,
Онытмасаң динеңне,
Ташламасаң илеңне.
Кара болытлар батыр,
Татар кояшы балкыр,
Үткән шөхрәте кайтыр,
Яшәсә татар моңы,
Яшәсә татар аңы.
...Сүнмәс ул татар таңы!
ТАТАР БЕТӘ ДИЮЧЕЛӘРГӘ.
Укымагыз алдан җеназасын,
Татар халкы әле үлмәгән.
Соңгы татар туган туфрагына
Телен кисеп әле күммәгән.
Яши әле, яши Тукай теле,
Туфан теле әле үлмәгән.
Укымагыз алдан җеназасын,
Татар халкы әле үлмәгән,
"Әллүки"ле татар күңеленә
Ваемсызлык оя үрмәгән.
Яши әле яши Сәйдәш моңы,
Илhам моңы әле үлмәгән.
Укымагыз алдан җеназасын,
Татар халкы әле үлмәгән.
Татар йөрәгендә татар рухы
Чыра төсле янып сүнмәгән.
Кол Шәрифләр, Батыршалар рухы,
Исхакыйлар рухы үлмәгән.
Укымагыз алдан җеназасын...
Мыек Вахит, Уфа
--
Tatar Press
http://sagit.hayri.googlepages.com/