Web Görseller Haberler Gruplar Bloglar Çeviri Gmail diğer »
Son Ziyaret Edilen Gruplar | Yardım | Oturum açın
Google Grupları Giriş
Тюркологлар ризасызлык белдерә iletisi
İleti gönderdiğiniz grup bir Usenet grubudur. Bu gruba ileti gönderdiğinizde İnternetteki herkes e-posta adresinizi görecektir.
Yanıt iletiniz gönderilmedi.
Yayınınız yöneticiler tarafından onaylandıktan sonra görüntülenecek
 
Gönderen:
Kime:
Cc:
İzleyen:
Cc Ekle | İzleyen Ekle | Konuyu Düzenle
Konu:
Doğrulama:
Doğrulama amacıyla, lütfen aşağıdaki resimde gördüğünüz karakterleri veya erişilebilirlik simgesini tıkladığınızda duyduğunuz rakamları yazın. Dinleyin ve duyduğunuz sayıları girin
 
roza kurban  
Profili göster   Şu dile çevir: Çeviri (Orijinali Görüntüle)
 Diğer seçenekler 30 Haziran, 19:42
Kimden: roza kurban <rkurbans...@gmail.com>
Tarih: Tue, 30 Jun 2009 19:42:47 +0300
Yerel: Salı 30 Haziran 2009 19:42
Konu: Тюркологлар ризасызлык белдерә

http://www.azatliq.org/content/article/1765978.html

 Тюркологлар ризасызлык белдерә  наил алан Казанда үткән Русия
тюркологларының еллык җыелышыннан берничә галим чыгып китте. Алар Русиядә
төрки дөньяны өйрәнүгә игътибар юк дип белдерә. Казан дәүләт университеты
галиме Хатыйп Миңнегулов Русия тюркологлар комитеты башлыгы Игорь Кормушин
хисабыннан соң аңа төрки дөньяны өйрәнүче барлык Русия галимнәрен дә
борчыган сорауларны юллады. Мисал өчен, Миңнегулов сүзләренчә, Казакъстан
тюркологиягә багышланган ике журнал чыгара, ә Русия бер журнал да чыгара
алмый.

Шулай ук Русия тюрологлары комитеты башлыгы элекке Советлар берлеге һәм чит
илләрдә яшәүче тюркологлар белән элемтәләрнең ничек булуы турындагы сорауга
да җавап бирергә теләмәде.

Хатыйп Миңнегулов сүзләренчә, тюркологияне берничек тә милли мәктәптән аерып
карап булмый. Билгеле булганча, милли-төбәк компоненты мәгарифтән алып
ташланды.

“Тюркология, телебез, әдәбият, тарих өйрәнсәк тә – турыдан-туры мәктәпләр,
милли мәгариф белән бәйле”, диде Миңнегулов. Бу проблемага ул Русия
тюркология комитеты рәисенең мөнәсәбәтен сорады.

Комитет башлыгы Кормушинның “бу безнең җыелышта каралырга тиеш мәсьәләләр
түгел” дигән сүзенә каршы Хатыйп Миңнегулов һәм тагын берничә Казан галиме
“сез диалогка әзер түгел” дип протест белдереп чыгып китте. Русиядән килгән
җыелышта катнашучы тюркологлар бу гамәлне көчле алкышлар белән хуплады.

Русия фәннәр академиясенең Башкортстан тарих, тел һәм әдәбият институты
мөдире Фирдәвес Хисаметдинова да протест белдергән Казан галимнәре хаклы ди.

“Безнең фәнебезгә халык арасыннан, студентлар арасыннан аспирантлар килә.
Алар туган телләрен укымаса киләчәктә без белгечләргә кытлык кичерәчәкбез.
Алга таба безнең фәнни эшләребез дә тик фән өчен генә булачак. Бүгенгә исә,
безнең фәнни эшләребез Югары уку йортларына, мәктәпләргә дә кирәк.
Милли-төбәк компоненты тюркология фәне өчен дә бик мөһим”, ди Фирдәвес
Хисаметдинова.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире Ким
Миңнуллин да Русиянең милли сәясәте мәгарифкә генә түгел, ә башка
тармакларга кагыла дип белдерә.

“Союздаш республикалар мөстәкыйльлеккә чыккач гуманитар фән өлкәсендә
тюркологиянең хәле бик авырлашты. Бүгенге җыелыш вакытында Кормушинга “Совет
чоры тюркологиясе белән чагыштырганда без бүген нинди хәлдә?” дигән сорау да
булган иде. Ул сорау ачык калды. Бу инде шулай ук Русиядәге гомуми хәлне
күрсәтә.

Тюркология буенча аерым макхсус басма әлегә кадәр юк. Оешма шулай ук
җәмәгатьчелек рәвешендә. Финанслау шулай ук юк дияргә була. Минем аңлавымча,
мәгарифтә, милләтләргә караган башка мәсьәләләрдә хәл нинди, фәндә дә ул
башкача була алмый. Бу гомум сәясәт.

Артык игътибар бирми генә үз агымында калдырып үзеннән-үзе сүлпәнлә дигән уй
белән эшләнә торгандыр дип уйлыйм. Чөнки башкача була алмый”, ди Ким
Миңнуллин.

Узган ел Русия тюркологларының еллык җыелышын үткәрүне Уфа үз өстенә алган
булса, быелгысы Казанга йөкләнгән иде.

Уфа галимнәре Казан белән үзара бәйләнеш урнаштырган инде. “Кызганычка каршы
безнең чуашлар белән бәйләнеш юк. Аны урнаштырырга кирәк. Себер төркиләре,
Кавказ төркиләре белән бәйләнешләр урнаштырсак без көчле булыр идек. Төрки
халыкларына берләшергә кирәк”, дип белдерә Фирдәвес Хисаметдинова.


    Yazarı yanıtla    Yönlendir  
İleti gönderebilmek için önce Oturum açmalısınız.
İleti gönderebilmek için önce bu gruba katılmalısınız.
İletinizi göndermeden önce lütfen abonelik ayarları sayfasında rumuzunuzu güncelleyin.
İleti göndermek için gerekli izne sahip değilsiniz.

Grup oluştur - Google Grupları - Google Ana Sayfa - Hizmet Şartları - Gizlilik Politikası
©2009 Google